Al-Fatihah

Change Language
Change Surah
Change Recitation

Tatar: Yakub Ibn Nugman

Play All
# Translation Ayah
1 Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ
2 Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле. الْحَمْدُ للّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
3 Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк. الرَّحْمـنِ الرَّحِيمِ
4 Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр. مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ
5 Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз. إِيَّاكَ نَعْبُدُ وإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ
6 Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлыдыр). اهدِنَــــا الصِّرَاطَ المُستَقِيمَ
7 Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер! صِرَاطَ الَّذِينَ أَنعَمتَ عَلَيهِمْ غَيرِ المَغضُوبِ عَلَيهِمْ وَلاَ الضَّالِّينَ
;