At-Takwir

Change Language
Change Surah
Change Recitation

Tatar: Yakub Ibn Nugman

Play All
# Translation Ayah
1 Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән). إِذَا الشَّمْسُ كُوِّرَتْ
2 Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар). وَإِذَا النُّجُومُ انكَدَرَتْ
3 Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар. وَإِذَا الْجِبَالُ سُيِّرَتْ
4 Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар. وَإِذَا الْعِشَارُ عُطِّلَتْ
5 Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар. وَإِذَا الْوُحُوشُ حُشِرَتْ
6 Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр. وَإِذَا الْبِحَارُ سُجِّرَتْ
7 Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар. وَإِذَا النُّفُوسُ زُوِّجَتْ
8 Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.) وَإِذَا الْمَوْؤُودَةُ سُئِلَتْ
9 Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип. بِأَيِّ ذَنبٍ قُتِلَتْ
10 Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса. وَإِذَا الصُّحُفُ نُشِرَتْ
11 Вә күк урыныннан китәрелсә. وَإِذَا السَّمَاء كُشِطَتْ
12 Вә җәһәннәм каты кыздырылса. وَإِذَا الْجَحِيمُ سُعِّرَتْ
13 Вә җәннәт якын китерелсә. وَإِذَا الْجَنَّةُ أُزْلِفَتْ
14 Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер. عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّا أَحْضَرَتْ
15 Ант итәмен кире кайтучылар белән. فَلَا أُقْسِمُ بِالْخُنَّسِ
16 Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм. الْجَوَارِ الْكُنَّسِ
17 Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн. وَاللَّيْلِ إِذَا عَسْعَسَ
18 Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса. وَالصُّبْحِ إِذَا تَنَفَّسَ
19 Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер. إِنَّهُ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ
20 Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында. ذِي قُوَّةٍ عِندَ ذِي الْعَرْشِ مَكِينٍ
21 Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер. مُطَاعٍ ثَمَّ أَمِينٍ
22 Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел. وَمَا صَاحِبُكُم بِمَجْنُونٍ
23 Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә. وَلَقَدْ رَآهُ بِالْأُفُقِ الْمُبِينِ
24 Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер. وَمَا هُوَ عَلَى الْغَيْبِ بِضَنِينٍ
25 Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер. وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَيْطَانٍ رَجِيمٍ
26 Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз? فَأَيْنَ تَذْهَبُونَ
27 Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр. إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَالَمِينَ
28 Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр. لِمَن شَاء مِنكُمْ أَن يَسْتَقِيمَ
29 Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә. وَمَا تَشَاؤُونَ إِلَّا أَن يَشَاء اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ
;